Search results
- Чөнки большевиклар властьны тартып алган көннән башлап, без халыкны диннән, Алладан биздерү шартларында яшәп киләбез. Еники Әмирхан . ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ
- Динне, дин әһелләрен төрлечә кысу, чикләү һәм хурлау большевикларның көндәлек сәясәтенә әйләнде. Еники Әмирхан . ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ
- Ахыр чиктә, бөтен җирдә мәчетләрне ябып, муллаларын сөреп яки үтереп бетерделәр. Еники Әмирхан . ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ
- Билгеле, бу барлык диннәргә карата да шулай эшләнде. Еники Әмирхан . ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ
- Бөтен империя күләмендә дин корытылды, бары кайбер җирләрдә генә аның зәгыйфь учаклары сакланып калды. Еники Әмирхан . ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ
- Советлар Союзы тоташы белән диярлек алласызлар иленә әверелде. Еники Әмирхан . ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ
- Инде язучыларга килсәк, алар бит әнә шул дәһрилекне (фәнчә әйтсәк, атеизмны) рәсми сәясәткә әйләндергән коммунистик идеяләргә бил бөгеп хезмәт итүчеләр. Еники Әмирхан . ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ
- Бәс, шулай булгач, совет язучысының Аллага ышануы асла мөмкин түгел. Еники Әмирхан . ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ
- теләсә-теләмәсә дә, ул Алладан ваз кичәргә тиеш. Еники Әмирхан . ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ
- Безнең берише картрак әдипләребез исә, кайчандыр шәкерт чакларында тәһарәт алып мәчеткә йөрүләренә карамастан, революция булу белән үк диннән һәм Алладан тизрәк ваз кичтеләр. Еники Әмирхан . ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ